news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты профессоры әбиләр чуагының кайчан булачагын әйтте

Сентябрь урталарыннан соң температура күтәрелергә мөмкин.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Ял көннәрендә Казанда температура климат нормаларыннан шактый түбән булачак.

Казан Федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сентябрьнең беренче декадасы ахырына кадәр температураның климат нормаларыннан шактый түбән саклануын әйтте. «Салкын булачак. Көндез температура 12, 14 градус, төнлә исә 6, 7 градус җылы булыр дип фаразлана. Шимбә һәм якшәмбе көнне безне әнә шундый һава торышы көтә», — дип хәбәр итә галимнең сүзләрен КФУның матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, быелгы җәй метокүзәтүләр тарихында иң эссе һәм коры җәй булды. Россия гидрометеорологиясе мәгълүматларына караганда, шушы араларда Татарстанда явым-төшемнәр күп булачак. Моның сәбәбе — арктик циклон. Моннан тыш температураның да кисәк төшүе көтелә.

6 сентябрь, дүшәмбе, республикабыз башкаласында аязучан болытлы һава. Төнлә температура 7 градус җылы, көндез +12, аз гына яңгыр булуы ихтимал.

Сишәмбе, 7 сентябрьдә, болытлы һава, явым-төшем көтелми, төнлә температура 6 градус, көндез 13 градус җылы булыр дип фаразлана.

Переведенцев әбиләр чуагының һәрвакыт начар һава торышыннан соң килүен белдерде Һәм якынча сентябрь урталарыннан соң температураның күтәрелергә мөмкинлеген әйтте.

Аннан алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча узган атнадан Татарстанда кыраулар көтелүен язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100