news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2024 елга Россиядә барлык төр транспортта биометрия кертеләчәк

Әлеге технология буенча пассажирлар траспортта түли һәм аэрортларда, вокзалларда тикшерү уза алачак.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). 2024 елга Россиянең барлык төр җәмәгать транспортында кешеләрне биометрия мәгълүматлары буенча тану системасы кертелә.

«Без 2024 елга Россиядәге барлык җәмәгать транспортында, паспорттагы кебек үк, биометрияне куллану мөмкинлеге кертергә җыенабыз. Йөзегезне сканлаштырып, бу кешенең сез икәнлеген беләчәкләр», — дип белдерде «Новое знание» марафонында профильле министрлык башлыгы Виталий Савельев. Бу хакта РИА Новости яза.

Мондый мөмкинлек турында Савельев әле апрель аенда ук сөйләгән иде. Июль аенда ведомство 2030 елга кадәр исәпләнелгән Цифрлы трансформация стратегиясен тәкъдим итте. Әлеге технология буенча пассажирлар транспортта түли һәм аэропортларда, вокзалларда тикшерү уза алачак дип күзаллый бу инициатива.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot