news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанның Джизак татар үзәге рәисенә «Халыклар дуслыгы» билгесе бирелде

Хөкүмәт 2021 елның 1 июнендә «Халыклар дуслыгы» билгесен гамәлгә куйды.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Бүген, 4 августта, Үзбәкстанның Джизак өлкәсендә «Халыклар дуслыгы» тамгасын тапшыру тантанасы булды.

Тантанада Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Халыкара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитеты рәисе урынбасары Валерий Тян һәм Джизак өлкәсе Хакиме Эргаш Салиев катнашты. Бу турыда Джизак өлкәсе хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Хөкүмәт 2021 елның 1 июнендә «Халыклар дуслыгы» билгесен гамәлгә куйды. Карар нигезендә, Үзбәкстанда яшәүче барлык милләт вәкилләре, социаль өлкә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук чит илдәге ватандашлар арасында милләтара дуслык һәм татулык атмосферасын ныгытуга ярдәм итүче милли-мәдәни үзәкләр һәм дуслык җәмгыятьләре оешмалары активистларына «Халыклар дуслыгы» билгесе тапшырыла.

Өлкәнең бүләкләнгән 6 активисты арасында Джизак өлкәсенең «Идел» Татар милли мәдәни үзәге рәисе Әхәт Гыйзатулин да бар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100