news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пенсионерлар арасында бөтенроссия компьютер грамоталыгы конкурсы башлана

Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә, ә нәтиҗәләр декабрьдә ясалачак.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче 50 яшьтән өлкәнрәк 47 кеше «Интернетка рәхмәт- 2021» бөтенроссия конкурсында катнашуга гариза биргән. Катнашучылар челтәрдәге казанышлары һәм компьютер белеме дәрәҗәсе турында сөйләячәк.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, хәзергә Россиянең 57 төбәгеннән конкурста катнашуга гариза бирделәр, өстәвенә Татарстаннан җибәрелгән эшләр саны буенча иң активлар рәтенә кергән.

Катнашучылар уртача 64 яшьтә, иң өлкән катнашучыга 91 яшь тулган. Шунысы кызык, конкурсантларның 79 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.

Конкурста катнашу өчен пенсия алды яшендәге кешеләр һәм пенсионерлар чара сайтында гариза тутырырга, шулай ук компьютерда һәм челтәрдә эш тәҗрибәсе турында сөйләргә тиеш. Эшләр «Портал gosuslugi.ru — минем тәҗрибәм», «Интернет-казанышларым», «Минем иҗтимагый интернет-инициативам», «Интернет-эшмәкәр, интернет-эш бирүче», «Минем интернет-проект» һәм «Мин — интернет-йолдыз» номинацияләре буенча кабул ителә.

Гаризада конкурсантның фотосы һәм конкурс материалының иллюстрациясе булырга тиеш. Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә, ә нәтиҗәләр декабрьдә ясалачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100