news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә «Буыннар җебе» конкурсына йомгак ясадылар

Уникаль сөлгеләр чигү бәйгесендә профессионаллар да, чигү буенча яңа гына эшли башлаган осталар да катнашты.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»).Төмән шәһәренең юбилее алдыннан Татар мәдәният үзәгендә «Буыннар җебе» конкурсына йомгак ясалды.

Барлык катнашучыларны Төмән өлкәсе Думасы коммунист-депутаты Тамара Казанцева котлады һәм конкурста җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Буыннар җебе» I шәһәр конкурсы Төмән өлкәсенең «Россия хатын-кызлары берлеге», «Ак Калфак» иҗтимагый оешмалары, ЮНЕСКОның «Себер чигүчеләре» клубы, «Бәрәкәт» һ. б. ярдәмендә татар мәдәнияте үзәге тарафыннан оештырылды.

Уникаль сөлгеләр чигүдә профессионаллар да, чигү буенча яңа гына эшли башлаган осталар да катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100