news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эшсезләрне теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе ел ахырына кадәр озайтылды

Эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12 мең 130 сум тәшкил итә.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Эшсез гражданнарны теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Бу карарны Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин раслады. 

Узган елдан бирле гамәлдә булган тәртип эшсез сыйфатында «Работа в России» сайты аша исәпкә кую турында гариза бирү мөмкинлеген күздә тота. Ул шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша эшсезлек буенча пособие рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.

2021 елда эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12 мең 130 сум тәшкил итә, минималь күләме — 1500 сум. Шул ук вакытта беренче өч айда соңгы эш урыны буенча 75% уртача хезмәт хакы түләнә, әмма 12 мең 130 сумнан артык түгел, ә аннан соңгы өч айда — 60% хезмәт хакы, ләкин 5000 сумнан артык түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot