news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада узачак Спас ярминкәсенең программасы билгеле булды

Бал шәһәрчегендә 134 умартачы үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Алабугада узачак Спас ярминкәсенең программасы билгеле булды
http://alabuganury.ru

(Алабуга, 4 август, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада Спас ярминкәсе 6, 7, 8 август көннәрендә узачак. Ярминкәдә Россиянең 142 торак пунктыннан 521 декоратив-гамәли сәнгать остасы, 2 407 ваклап сату предприятиесе һәм сәнәгать оешмалары, 352 җәмәгать туклануы предприятиесе катнашачак.

Ярминкә көннәрендә «ВДОХновение» XX Бөтенроссия автор җыры фестивале кысаларында Грушин фестивале узачак. Ул музыка яратучыларга ярминкәнең төп бүләге. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Чистай, Түбән Кама, Менделеевск, Яр Чаллы, Алабугадан 25 автор-башкаручы катнашыр дип көтелә. 

Кыңгырау чыңы фестиваленә Россиянең 40 торак пунктыннан 218 катнашучы килүе көтелә. 

«Һөнәрчеләр ишегалды» проекты кысаларында Россиянең 20 торак пунктыннан килгән 35 декоратив-гамәли сәнгать остасы 270 бушлай мастер-класс үткәрәчәк.

Россиянең нәсел утарлары фестивале 6 нәсел утарын үзенә туплый. Бал шәһәрчегендә 134 умартачы үз продукциясен тәкъдим итәчәк. 

Музей-күргәзмә объектлары 6-7 августта 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100