news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

5 августтан Казан метросында йөрү кыйммәтләнә

Билет бәясе 30 түгел, ә 35 сум була.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Иртәгәдән Казан метросында йөрү кыйммәтләнә. Билет бәясе 30 түгел, ә 35 сум тәшкил итәчәк. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Шул ук вакытта банк һәм транспорт карталарыннан түләгәндә юл бәясе элеккечә кала – 30 һәм 27 сум. Юл  йөрү билетларына да тариф үзгәрмәячәк - йөз тапкыр йөрүнең һәркайсы 20 сумга төшә.

Исегезгә төшерәбез, Казанның җир өсте җәмәгать транспортында йөрү бәясе бу елның 1 мартында арткан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100