news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда эсселек һәм көчле җил турында кисәтә

Бу атнада республикага 33 градуска кадәр эсселек кайтачак.

Синоптиклар Татарстанда эсселек һәм көчле җил турында кисәтә

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Чәршәмбе, 5 августта, Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, төньяк-көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда шулай ук яшенле яңгыр һәм секундына 18 метрга кадәр җил булырга мөмкин. Көндез җылылык 25-30 градуска җитәчәк.

Пәнҗешәмбе, 6 августта, республикада тәүлекнең күп өлешендә явым-төшем көтелми. Көндез температура 28-33 градуска кадәр күтәреләчәк. Кич белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә.

Җомга көнне, 7 августта, көндез һава температурасы 27-32 градус җылы булачак.

Шимбә көнне, 8 августта, эсселек 21-26 градуска төшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100