news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә автомобиль номерлары өчен яңа стандарт үз көченә керде

Яңа билгеләрнең төп төрләрендә шрифт һәм формат үзгәрешсез калачак.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Россиядә автомобиль, мотоцикл һәм башка транспорт чаралары номерлары өчен яңа стандарт үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Техник регуляция һәм метрология федераль агентлыгында (Росстандарт) белдерүләренчә, билгеләрнең төп төрләрендәге шрифтлар һәм форматы үзгәрешсез калачак.

Шулай да беркетү урыны стандарт булмаган транспортка үз билгесе биреләчәк, дип искәрттеләр ведомствода. Моннан тыш, мотоцикллар өчен табличкаларның зурлыгы киметелгән, дипломатик һәм консул вәкиллекләре мототехникасы өчен махсус билге гамәлгә кертелгән.

Гомуми кулланудагы юллардан хәрәкәт итү өчен билгеләнгән мототранспорт чаралары (снегоболотоходлар, мотовездеходлар) өчен дә аерым билге барлыкка киләчәк. Шулай ук мопед, спорт һәм классик (ретро) автомобильләр өчен теркәү билгеләренең төрләре гамәлгә кертелде.

Аларны транспорт чараларының әлеге төрләрен теркәү тәртибен регламентлый торган норматив хокукый актларны раслаганнан соң бирәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100