news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә әлегә ябык урыннар турында кисәтә

Татарстанда 3 августтан концертлар һәм массакүләм чараларны ачык һавада үткәрергә рөхсәт ителде.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә әлегә ябык урыннар турында кисәтә

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле Татарстанда ябык биналарда урнашкан кинотеатрларны һәм кальян тарту бүлмәләрен ачарга рөхсәт ителми. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә барлык күңел ачу объектлары да әлегә ябык. Кальян тарту бүлмәләренә карата кертелгән чикләүләр дә гамәлдә. Хәзерге вакытта ябык биналарда – сәүдә үзәкләрендә урнашкан кинотеатрлар һәм кинотеатрлар үзләре дә ябык», - дип искәртте спикер.

Авдонина билгеләп үткәнчә, ябык биналарда банкетлар үткәрү дә тыела. 50 кешедән артмаган коллектив булып җыелу өчен ачык терраса сайларга кирәк.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Хөкүмәтенең 3 августтан ачык һавада концертлар һәм массакүләм чаралар үткәрергә рөхсәт итүе хакында язып чыккан иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100