news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта «Безнең ишегалды» проектына комачаулаучы законсыз корылмаларны җимерәләр

Якын арада капремонт тәмамланачак йортта яшәүчеләр сөенечләрен яшерми. Аларның йортларын яңартып кына калмаячаклар, ишегалды территориясе дә норматив хәлгә китереләчәк.

Нурлатта «Безнең ишегалды» проектына комачаулаучы законсыз корылмаларны җимерәләр
«Дружба» газетасы

 (Казан, 3 август, «Татар-информ»). Нурлат шәһәрендә Куйбышев урамы, 48 адресы буенча ишегалды якын арада үзгәрәчәк. Биредә «Безнең ишегалды» президент программасы кысаларында төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта «Дружба» газетасы яза.

Бу көннәрдә йортта яшәүчеләр законсыз төзелеш корылмаларын җимерү белән мәшгуль. Программада катнашучыларның күпчелеге бу мәсьләне мөстәкыйль рәвештә хәл итә. Алар корылмаларны сүтә һәм аларны махсус техника белән озата.

Якын арада капиталь ремонт тәмамланачак йортта яшәүчеләр сөенечләрен яшерми. Алар йортны яңартып кына калмыйча, ишегалды территориясен дә норматив хәлгә китерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100