news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Үзәк универмагы янында Россиядә беренче хатын-кызлар парковкасы ачылды

Ал төстәге парковка узган ял көннәрендә ачылды, анда автомобильләр өчен 10 урын бар.

Казанның Үзәк универмагы янында Россиядә беренче хатын-кызлар парковкасы ачылды
соцчелтәр

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Үзәк универмагы янында Россиядә беренче хатын-кызлар парковкасы ачылды. «Үзәк универмаг» сәүдә үзәгенең үсеш һәм арендаторлар белән эшләү бүлеге башлыгы Михаил Шутов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Михаил гүзәл затлар өчен каралган мондый парковканы Европада күреп кайткан, анда мондый паркинглар белән беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың.

Аның башка парковкалардан төп аермасы — машина кую урынының киңрәк булуында. Әгәр гадәти парковканың киңлеге 2,5 метр тәшкил итсә, гүзәл затлар өчен ул 4,4 метрга җитә.

«Бу бик тә уңайлы — киң паркингта кибеттән сатып алган әйберләрне багажникка рәхәтләнеп бушата аласың. Өстәвенә, урыннар, автоледига авыр сумкалар күтәреп еракка барырга туры килмәсен өчен, сәүдә үзәгенә керә торган урынга мөмкин кадәр якын итеп ясалган», — дип искәртте Михаил Шутов.

Ал төстәге парковка узган ял көннәрендә ачылды, анда автомобильләр өчен 10 урын бар. Ихтыяҗ арткан очракта, паркингны тагын да киңәйтергә ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100