news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбург яшьләре ачык һавада татар теле дәресләре уздыра

Чарага җомга, 7 август көнне, 19: 00 сәгатьтә теләге булган һәркем килә ала.

Екатеринбург яшьләре ачык һавада татар теле дәресләре уздыра
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Екатеринбургның «Урал таулары» татар яшьләре оешмасы коронавирус пандемиясе белән бәйле озак тәнәфестән соң ачык һавада сөйләм буенча татар теле дәресләре уздыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада сөйләм татар теле дәресләренең уңышлы тәҗрибәсе кулланыла. Биредә сүзләрне һәм әйтемнәрне истә калдыру, танылган татар җырларын белү һәм башка шундый уен-биремнәр булачак. 

Чара җомга, 7 август көнне, 19: 00 сәгатьтә ВЛКСМның 50 еллыгы исемендәге паркта узачак. Теләге булган һәркем килә ала. Үзең белән термоста чәй һәм тәм-томнар алып килергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100