news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Иске Кади авылында яшәүче 88 яшьлек бабай пычак ясый

Харрас бабайның пычакларын күрше авыллардан да соратып алалар.

(Чирмешән, 4 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Иске Кади авылында яшәүче 88 яшьлек Харрас бабай пычаклар ясый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул механизатор да булган, Якты Тау авылындагы тегермәнне дә эшләткән, ә пенсиягә чыккач пычаклар ясый башлаган.

«Якты Тауга 25 минутта барып җитә идем. 9 ел шулай ике авыл арасында җәяү йөрдем. Җиде хатын-кыз белән бер чүмәлә янында эшлибез. Минем пычакның тавышы да чыкмый. Шунда бер хатын пычагымны сорап алды, эшләп карады. Аннары үзләренә дә ясап бирүне сорады. Җидесенә дә ясап бирдем», — дип искә алды оста әлеге шөгыльнең нәрсәдән башлануын.

Харрас абыйның пычаклары бик тиз таныла, авылдашлары гына түгел, күрше авыллардан да килеп алалар, район үзәгенә кадәр барып җитә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100