Питрәч районында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә даими игътибар бирелә

Районда терроризм профилактикасы буенча эшне һәм бу күренеш белән бәйле мәсьәләләрне террорчылыкка каршы махсус комиссия күз уңында тота.

(Питрәч, 4 август, “Татар-информ”, "Алга"). Питрәчнең барлык учреждениеләрендә терроризмнан яклануга юнәлдерелгән махсус чаралар комплексы булдыру буенча актив эш алып барыла. Матди база ныгытыла, һәр учреждение персоналының игътибарын терроризм проблемасына җәлеп итүгә һәм терроризм куркынычы булганда вакытында һәм оператив эш йөртү күнекмәләре булдыруга юнәлтелгән профилактик эшкә зур игътибар бирелә. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Моннан тыш әлеге юнәлештә закон өлкәсендә дә зур эш алып барыла, соңгы берничә елда Хөкүмәтнең терроризмнан саклану чараларын көйләүче карарлары чыкты. Шулай ук иминлекне кайгыртып, кеше күп җыела торган объектлар, болар социаль, мәгариф учреждениеләре, торак-коммуналь хуҗалыклары объектлары һәм башкалар үзәкләштерелгән рәвештә электрон система аша контрольдә тотылачак. Инде бүгеннән барлык мәгълүматлар әзерләнә һәм базага кертеләчәк.

– Безгә, махсус төзелгән ведомствоара комиссия әгъзаларына, шушы берничә көндә исемлек буенча барлык объектларны тикшерергә куштылар. Без исемлектәге барлык таләпләрне тикшерәчәкбез, алар утыздан артык, ягъни без барысын да алар белән чагыштырачакбыз, – диде районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Валентина Урысова.

Таләпләр бик катгый - видеокүзәтү, металлодетекторлар, тревога сигнализациясе төймәсе, физик сак, киртәләр һәм башкалар булырга тиеш. Әлегә исемлек универсаль, әмма алга таба ул әле тулыланачак. Шулай ук документлар базасын, объектларының террорчылыкка каршы торуы паспортларын да тикшерделәр.

Һәр объектны катгый нормалар буенча тәртипкә китерүнең кыен булуы табигый. Әмма процесс бара. Район учреждениеләренә видеокүзәтү урнаштыру һаман арта бара. Тулаем алганда, узган елда моның өчен төрле ведомстволар буенча, ике ярым миллион сум тотылган. Бу бигрәк тә мәгариф учреждениеләренә кагыла. Инде быел миллион сум чамасы акча әлеге җайланманы сатып алуга һәм урнаштыруга тотылды.

Исегезгә төшерәбез, районда терроризм профилактикасы буенча эшне һәм бу күренеш белән бәйле мәсьәләләрне террорчылыкка каршы махсус комиссия күз уңында тота. Һәм ул бу эшнең төрле өлкәләрен һәм юнәлешләрен чолгап ала. Чөнки сүз физик чаралар турында гына түгел, экстремизмны һәм аның күренешләрен кисәтү, районда милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән чаралар турында да бара. Иҗтимагый тирәлектә терроризм белән көрәшү буенча төп юнәлешләрнең берсе булып нәкъ тә профилактика тора. Бигрәк тә мондый эшне яшьләр арасында үткәрү мөһим, чөнки нәкъ менә әлеге мохит төрле антисоциаль һәм криминаль группировкаларга бирелү куркынычы зур. Башка категориядәге кешеләр дә читтә калырга тиеш түгел. Бу эштә һәр нәрсә зур әһәмияткә ия. Чөнки әзерне җимерү яңадан булдыруга караганда күпкә җиңелрәк. Ә хәвеф-хәтәргә каршы тору бары тик уртак тырышлык белән генә нәтиҗәле була, диелгән район хәбәрендә.