news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан башкаласында Нурсолтан Назарбаевка һәйкәл ачтылар

Нур-Солтандагы Милли Оборона университетында Нурсолтан Назарбаев һәйкәле былтыр ачылган иде.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Казахстан башкаласының яңа паркында Казахстанның беренче Президенты - милләт лидеры Нурсолтан Назарбаевка һәйкәл ачтылар.

Тантанада ил Президенты Касым-Жомарт Токаев катнашты, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.

«Интерфакс» агентлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елның июлендә Нур-Солтандагы Милли Оборона университетында Назарбаевка һәйкәл куелган булган инде.

2019 елның мартында Казахстан башкаласы рәсми рәвештә Нур-Солтан дип атала башлады. Башта 1830 елда казах бистәсе буларак нигез салынган шәһәр Акмулла дип йөртелгән. 1961 елда ул Целиноград дип үзгәртелә. 1992-1998 елларда шәһәр Акмуллага үзгәртелә.

1997 елның декабрендә Казахстан башкаласы Назарбаев тәкъдиме белән Алма-Атадан Акмуллага күчерелә, аны 1998 елның маенда Астана дип үзгәртәләр (казах теленнән «башкала» дип тәрҗемә ителә).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100