Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай китапханәсендә Корея студентлары кунак булды
Алар автостоп белән Алексеевск-Чистай-Аксубай-Бөгелмә маршруты буенча сәяхәт кылган.
(Аксубай, 4 июль, «Татар-информ», «Аксубай», Зинаида Леонтьева). Аксубай үзәк китапханәсенә Казан университеты студентлары төркеме килде.
Кунак студентлар — Көньяк Корея гражданнары. Алар автостоп белән Алексеевск-Чистай-Аксубай-Бөгелмә маршруты буенча сәяхәт кылдылар.
Үзәк китапханә директоры Ирина Телешева кунаклар белән китапханә буенча экскурсия үткәрде. Кунаклар Аксубай китапханәсенең бүлекчәләрендә булдылар, хезмәткәрләр аларга китапханә эшчәнлеге турында сөйләделәр. Яшьләр күргәзмәләрне, китапларны, гәзитләрне, балалар өчен китап-уенчыкларны, өстәл китапларын карады.
Яшьләр һөнәри медицина һәм педагогик белемгә ия булсалар да, Казан югары уку йортында укуларын дәвам итә. Рус телен камилләштерү өчен автостоп белән Татарстан буенча сәяхәткә чыкканнар, диелә район газетасы хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз