news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе онлайн-Сабантуйда тәкә уйната

Тәкә уйнатуда һәр теләгән кеше катнаша ала.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Быелгы онлайн-сабантуйда Татарстан «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе тәкә уйната. Бу хакта «Sиңа Миннән Sәлам» тапшыруында әйтелде.

«Онлайн-Сабантуй агымына сезне дә кушылырга өндибез. Тәкәсез сабан туйларны күз алдына да китереп булмый. Традициягә тугры калып, Татарстан „Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясе тәкә уйната. Бу бәйгедә һәркем катнаша ала. Моның өчен тәкәне тотып скриншот ясап, безнең рәсми аккаунтны билгеләп, Инстаграм челтәрендә сториска урнаштырырга кирәк. Бәйге кичкә кадәр дәвам итә», — диде тапшыруның алып баручысы Фәридә Төхвәтуллина. 

news_right_1
news_right_2
news_bot