news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Путинның юылмаган күлмәген сату турындагы белдерүнең дөреслегенә шик белдерде

Игъланнар сайтларының берсендә дәүләт башлыгының янәсе кунакханәдә онытылган күлмәген сату турында мәгълүмат чыкты.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков, янәсе, Россия Президенты Владимир Путинның Түбән Новгород кунакханәләренең берсендә калган күлмәген сату турындагы белдерүнең дөреслегенә шик белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Белдерү популяр сайтларның берсендә чыкты. Сатучы раславынча, күлмәкне номерны җыештырганда тапканнар, ул юылмаган. Сатучы аны экспертизага бирергә әзер.

Россия Президенты күлмәген 165 мең сумга сатып алырга тәкъдим итәләр.

«Юк. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел», — диде Дмитрий Песков, дәүләт башлыгының күлмәге кунакханәдә онытылырга мөмкинме дигән соравына җавап итеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100