news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Онлайн-Сабан туеның баш батыры билгеле булды

Беренче урын өчен Булат Мусин һәм Булат Әхмәдиев көрәште.

Онлайн-Сабан туеның баш батыры билгеле булды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүгенге онлайн-Сабантуйның баш батыры булып спорт остасы Булат Мусин калды.

«Исәп әлегә 3:2. Кызыл сөлгеле һәм кызыл футболкалы егет — Булат Әхмәдиев әлегә алда бара. Кайберәүләр иң оста техник алымнарын бәйләгәннән соң күрсәтә башлый. Бу бәйләү кайсысына күбрәк килешер икән хәзер шуны ачыклыйбыз», — дип комментарийлар биреп барды алып баручы Фәнил Вакказов.

Бәйләп куйганнан соң Булат Мусин ситуацияне үз кулына алып исәпне тигезләп куя. Егетләрнең икесе дә бер үк үлчәү категориясендә. Батырлар ике минут бәйләп, ике минут бәйләмичә көрәштеләр.

«Быелгы онлайн-Сабантуйның баш батыры — Булат Мусин. Булатка дан һәм тәкә бүләк ителә», — диде җиңүчене тәбрикләде Фәнил Вакказов.

Булат Мусин көндәше Булат Әхмәдиевне 6:3 исәбе белән җиңде. «Бүгенге Сабантуй үзенчәлекле. Шулай да бәйрәм атмосферасы бар. Рәхмәт барыгызга да», — диде баш батыр Булат Мусин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100