news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның урман тармагы ветеранына «ТАССРның 100 еллыгы» медале тапшырылды

Әхмәдулла Газизуллин урман туфрак белеме, урман белеме һәм урманнан файдалану өлкәсендә 250дән артык фәнни һәм фәнни-методик эш бастырып чыгарган.

Кукмараның урман тармагы ветеранына  «ТАССРның 100 еллыгы» медале тапшырылды
https://minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урман тармагы ветераны Әхмәдулла Газизуллинга «ТАССРның 100 еллыгы» истәлекле медале тапшырды. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ветеранга урман комплексы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатын тапшырылды.

Газизуллин Әхмәдулла Һади улы 1931 елның 20 нче мартында Актаныш районы Түбән Арбаш авылында (хәзер — Кукмара районы) туган.

Әхмәдулла Газизуллин урман туфрак белеме, урман белеме һәм урманнан файдалану өлкәсендә 250дән артык фәнни һәм фәнни-методик эш бастырып чыгарган. Аерым алганда, аның җитәкчелегендә утырту материалын үстерү, урман ресурсларын куллануны оптимальләштерү һәм яңадан торгызу буенча тәкъдимнәр эшләнгән.

Нәтиҗәле, фидакарь хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен Әхмәдулла Газизуллин «РСФСР урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен» билгесе белән бүләкләнгән, «Татарстан АССР Атказанган урманчысы», «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы», «Хезмәт ветераны» һ.б. мактаулы исемнәргә лаек булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100