news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда давыл турында кисәтү игълан ителде

Яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә

 (Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 июльдә, Татарстан Республикасы территориясендә көндез һәм кич урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә.
Яшен вакытында җилнең тизлеге 19-24 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге кизү синоптигы Ш.Мамин.

news_right_1
news_right_2
news_bot