Универсиада чаралары буенча сораулар туган очракта шәһәр волонтерларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Студентлар уеннары символикасы ясалган палаталар шәһәрнең төрле районнарында урнашкан

  (Казан, 4 июль, «Татар-информ», Юлия Ревина). Казанда шәһәрлеләргә һәм кунакларга ярдәм итү өчен шәһәр волонтерлары эшли башлады. Студентлар уеннары символикасы ясалган 87 махсус палата шәһәрнең төрле районнарында урнашкан.
“Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Казан 2013” коммерцияле булмаган автоном оешманың мәгариф учреждениеләре белән эшләү департаментында белдерүләренчә, хәзерге вакытта Казан мәктәпләрендә, ссузларында һәм вузларында укучы 1700 гә якын кеше әлеге эштә катнаша.
Сораулары булган кешеләр 9.00 – 21.00 сәгатьләрдә төрле мәсьәләләр буенча волонтерларга мөрәҗәгать итә ала. Алардан уен кысаларында уза торган спорт һәм мәдәният чаралары расписаниесе һ.б. кызыксындырган сорауларга җавап табарга була. Моннан тыш волонтерлар кирәкле ашыгыч хезмәтләрне - хокук саклау органнарын һәм ашыгыч медицина ярдәмен чакыра ала.