news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Угрыдан кала, уттан калмый

Угрыдан кала, уттан калмый

(Казан, 16 май, "Татар-информ). Узган ял көннәрендә республикада 36 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Бакча сезонында янгыннар саны арта. Ял көннәрендә кипкән яфрак һәм чирәмгә ут төртү нәтиҗәсендә 33 янгын чыккан.

14 майда Лаеш районының Тетеево авылында бакча йортында янгын чыга һәм "яшен тизлеген"дә күмер кисәкләре генә кала, ә хәрабәләр астыннан 56 яшьтәге йорт хуҗасының үле гәүдәсе табыла.

Янгынга каршы дәүләт хезмәте республикабыз гражданнарын яз-көз янгын чыгу куркынычы арткан чорда өй янында, урманнарда учаклар кабызганда барлык янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot