"Нечкәбил" конкурсы финалчылары балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен онытылмас гаилә бәйрәме әзерләде

"Нечкәбил" конкурсы финалчылары балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен онытылмас гаилә бәйрәме әзерләде

(Казан, 4 июль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген Татарстанның Лаеш һәм Нурлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен "Чайка" сәламәтләндерү лагерендә "Признание" дип аталган балалар бәйрәме үтәчәк. Бәйрәмне "Нечкәбил" республика конкурсы финалчылары үткәрәчәк.

Бу чара узган уку елында укучыларның укуда, спорт һәм иҗатта ирешкән уңышларын билгеләп үтү максатыннан үткәрелә. "Нечкәбил" конкурсы финалчылары һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр бу көнгә алдан әзерләнделәр. Укучылар зур концерт программасы әзерләде, ә финалчылар - балалар өчен викторина һәм конкурслар, бүләкләр, иганәчеләрне җәлеп иттеләр. "Нечкәбил-2005" конкурсының җиңүчесе, очучы Михаил Девятаевның килене, Казанның "Мюстелла" косметика продукциясе фирмасының башкарма директоры Фирдәүс Девятаева чыгарылыш укучыларына стипендия билгеләде.

Чараны оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Элан-Стиль" мәктәбе һәм ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы. Балалар бәйрәме "Татарстан хатын-кызы" республика иҗтимагый оешмасы ярдәме белән "Нечкәбил" конкурсын оештыручы комитет инициативасы буенча үткәрелә. Оештыручылар "Признание" бәйрәме балалар күңелендә озак сакланыр, дип ышана.