news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан депутатлары сукбай этләрне вакытлыча тоту урыннары булдырырга тәкъдим итә

Сукбай хайваннарга контрольне көчәйтү турында закон проекты киләсе парламент утырышында каралачак.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы сукбай хайваннарга контрольне көчәйтү буенча закон проекты әзерләгән. Сукбай хайваннар өчен, җирлекләрдә приют булмаса да, вакытлыча тоту урыннарын булдыру тәкъдим ителә. Бу нигезләмәне 2026 елның 1 гыйнварына кадәр озайту күздә тотыла.

Бу хакта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Азат Хамаев сөйләде.

Хәзерге законның 16, 18 маддәләре буенча хуҗасыз этләр дәүләт, муниципаль һәм хосусый приютларга тотып китерелә ала. Приютларда карантин, вакцинация, стерилизация уздырыла, аннары я элекке урыннарына, я табылса, хуҗаларына кайтарыла, я яңа хуҗаларга бирелә, я йоклатып үтерелә, я үз үлеме килгәнче приютта тотыла.

«Күп кенә субъектларда әле приютлар юк. Аларны булдыру өчен вакыт та, финанс чаралары да күп кирәк. Шуңа күрә, приют булмаса да, хуҗасыз йөргән этләрне вакытлыча урнаштыру урыннарын булдыру тәкъдим ителә», — диде Азат Хамаев.

Закон проекты киләсе парламент утырышында каралачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot