news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Сибай шәһәрендә җырчы һәм укытучы Камил Вәлиев исемен мәңгеләштерделәр

Ул Сибай сәнгать көллиятенә нигез салучы һәм аның беренче директоры була.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанның Сибай шәһәрендә җырчы һәм педагог, Башкортстанның халык артисты, «Дуслык» һәм «Салават Юлаев» орденнары кавалеры Камил Вәлиев истәлегенә багышланган чаралар узды.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, ул Сибай сәнгать көллиятенә нигез салучы һәм аның беренче директоры була. Шул уңайдан, биредә музей һәм мемориаль такта ачылды. Көллияткә Камил Вәлиев исемен бирүгә багышланган тантаналы концерт узды.                                                     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100