news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мунча һәм сауналарга үз эшләрен яңадан башларга рөхсәт иттеләр

5 июньнән республикада коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән кайбер чикләүләр гамәлдән чыгарыла.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). 5 июньнән Татарстанда мунча һәм сауналар үз эшләрен яңадан башлап җибәрәчәк. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.

«5 пунктында «г» подпункты үз көчен югалткан дип табырга», - диелә карарда. Аның нигезендә 28 марттан санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр мунча һәм сауналар эше тыелган иде.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда 5 июньнән, чикләүләрне үтәгән хәлдә, спорт заллары һәм бассейннарның ачылачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100