news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда башка төбәкләрдән килүчеләргә үзизоляция таләбен бетерделәр

Федерациянең башка субъектларыннан килгән кешеләрне мәҗбүри изоляцияләү таләбе 23 апрельдән бирле гамәлдә булды.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). 5 июньнән Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән килгән кешеләр өчен үзизоляцияне бетерделәр.

3 июньдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» республиканың Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертте.

Федерациянең башка субъектларыннан килүчеләр өчен карантин кирәклеге турында баштагы карарның 10 нчы пунктының яңа редакциясе спорт объектлары һәм гыйбадәтханәләрнең эш тәртибен регламентлый.

«5 июньнән башлап Россия гражданнары Татарстанга өстәмә белешмәләрсез (Covid булмавы, антитәнчекләр булуы турында һ.б.) килә ала. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2020 елның, 3 июнендәге 465 нче карары. Барыгызны да кунакка көтәбез! #visittatarstan «» — дип язган үзенең Instagramында туризм буенча ТР Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов.

Федерация субъектларыннан килгән кешеләрне мәҗбүри изоляцияләү таләбе Татарстанда 23 апрельдән башлап гамәлдә булды. Май аенда Covid-19 коронавирусының үзендә булмавын раслый алучы кешеләргә үзизоляцияне бетергәннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100