news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Конституциягә тавыш бирү өчен участок сайлау буенча гаризалар кабул итү башлана

Республика халкы фактик яшәү урыны буенча тавыш бирә алачак.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). 5 июньнән Татарстандагы Күп функцияле үзәкләр РФ Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә фактик яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен участок сайлау турында гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта Күп функцияле үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Барлык теләүчеләр дә 1 июльдә узачак гомумроссия тавыш бирү көнендә «Мобиль сайлаучы» механизмын куллана ала», — диелә хәбәрдә.

Татарстан халкы теркәлү урыны буенча гына түгел, ә фактик яшәү урыны буенча да тавыш бирә ала. Моның өчен 5-21 июнь көннәрендә гариза язарга кирәк». 

news_right_1
news_right_2
news_bot