news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Чаллыда Җиңү парады һәм Сабан туе булмаячак

Автокала башлыгы сүзләренчә, традицион бәйрәмнәрдән баш тарту коронавирус пандемиясе аркасында куркынычсызлык чараларын үтәү белән бәйле.

Быел Чаллыда Җиңү парады һәм Сабан туе булмаячак

(Чаллы, 4 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Быел Чаллы шәһәре Сабан туе һәм Җиңү парады уздырудан баш тартты. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйтте.

Чаллы башлыгы әйтүенчә, традицион бәйрәмнәрдән баш тарту Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында куркынычсызлык чараларын үтә белән бәйле. 

«Әлегә массакүләм чаралар уздыру өчен уңышлы вакыт түгел. Кешеләрнең иминлегенә өстенлек бирәбез, ә коронавируска бәйле вазгыять һаман да катлаулы булып кала. Шуңа күрә, без Мәскәүдә узачак Парадны караячакбыз. Ә Сабантуйны киләсе елга калдырабыз, без аңа әзерләнмибез», — диде Наил Мәһдиев.

Шул ук вакытта, Чаллы мэры традицион рәвештә августта уза торган Шәһәр көне һәм Республика көне үткәрелер дип өметләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100