news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Казанда төзекләндереләчәк ишегаллары билгеле булды

Күпчелек ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектлары җирле халыкның теләкләрен исәпкә алып эшләнеп беткән инде.

2020 елда Казанда төзекләндереләчәк ишегаллары билгеле булды

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча быел тәртипкә китереләчәк ишегалларының ахыргы исемлеге билгеле булды. Ул программаның рәсми сайтында урнаштырылган.

2020 елда төзекләндерелергә тиешле ишегаллары, шулай ук проектлаштырылачак ишегаллары һәм 2021-2024 елларга программага кертелгән ишегаллары Татарстан башкаласы картасында тәкъдим ителгән.

Агымдагы елда Казанда барлыгы 200дән артык ишегалдын тәртипкә китерергә җыеналар.

Проектлары халык тарафыннан килештерелгән ишегалларының бер өлешендә төзелеш эшләре башланган. Әлегә иҗтимагый фикер алышуларны узмаган планнар dvor.tatar сайтында июнь аенда басылып чыгачак.

Татарстанда яшәүчеләр үз ишегалларындагы эш барышын контрольдә тота ала һәм 8 (800) 275-20-20 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата, программаның сайтына яки социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәренә (Instagram — @dvor.tatar, «ВКонтакте» — https://vk.com/dvor.tatar) мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук WhatsApp номеры да эшли: +7 (939) 302-20-20.

«Безнең ишегалды» масштаблы программасын 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100