"Туймазы-Арена" Сергей Гыймаев исемен алды

Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге боз аренасы танылган хоккейчы, тренер, аналитик Сергей Гыймаев исемен йөртәчәк.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге боз аренасы танылган хоккейчы, тренер, аналитик Сергей Гыймаев исемен алды. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Сергей Наил улы Гыймаевның улы, "Витязь" командасы сакчысы Сергей Гыймаев, Туймазы шәһәрендәге җирле боз аренасына әтисенең исемен бирү чарасыннан алган тәэсирләре белән бүлешкән.

"Әтинең истәлеге өчен бөтен гаиләбез исеменнән рәхмәт. Бу барыбыз өчен дә мөһим көн. Әти бер ел элек Туймазыга кайтуы, монда яшәүче  искиткеч кешеләр турында, үзен бик җылы каршы алулары турында бик күп сөйләгән иде. Шушы рәвешле әтинең исемен мәңгеләштергән кешеләргә мин бик зур рәхмәтле".

Исегезгә төшерәбез, Сергей Гыймаев быелның 18 мартында 62 яшендә вафат булды.