news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукайда трактор йөртүчеләрне тикшерәләр

8 июньнән 30ына кадәр “Трактор-Прицеп” операциясе үткәрелә

 (Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Тукай районында тракторлардан һәм прицеплардан файдаланганда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, үзйөрешле машиналарның һәм башка төр транспортның техник торышына күзәтчелек итү идарәсе 8 июньнән 30ына кадәр “Трактор-Прицеп” операциясе дип аталган чара үткәрә.

Бу чорда тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылган прицепларны йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләре махсус контрольдә булачак, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot