Татарстанда коммерцияле булмаган “Татрегионтранс” ассоциациясе” берләшмәсе төзеләчәк

Ассоциация ирекле нигездә автотранспорт оешмаларын һәм транспорт–экспедиция эшчәнлеге белән шөгыльләнүче предприятиеләрне берләштерәчәк
(Казан, 4 июнь, “Татар–информ”). ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов рәислегендә республикада коммерцияле булмаган “Татрегионтранс” ассоциациясе” берләшмәсен төзү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә булды.
Киңәшмәдә муниципаль берәмлекләр башкарма комитеты вәкилләре, шулай ук республикада пассажирлар ташучы транспорт оешмаларыннан 64 җитәкче катнашты, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
А.Галиәхмәтов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә транспорт хезмәте күрсәтүгә заказларны формалаштыру, раслау һәм урнаштыру Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә генә гамәлгә ашырыла. Күп кенә муниципаль районнарда әлеге эш бөтенләй башкарылмый: маршрут челтәре расланмый, муниципаль маршрутлар һәм пассажир ташучылар реестры алып барылмый, муниципаль (шәһәр һәм шәһәр яны) маршрутларда хезмәт күрсәтүнең сыйфат параметрлары расланмаган.
Киңәшмәдә республикада пассажир ташучыларның коммерцияле булмаган Ассоциациясен төзү мәсьәләсе төп принципиаль мәсьәлә булды. Аның төп бурычы – булган потенциалны һәм бердәм транспорт системасын яңадан торгызу. Ассоциация ирекле нигездә автотранспорт оешмаларын һәм транспорт–экспедиция эшчәнлеге белән шөгыльләнүче предприятиеләрне, шулай ук эшчәнлекләре юл–транспорт комплексы белән бәйле предприятиеләрне берләштерәчәк.
“Без республиканың транспорт комплексын реформалаштыруны бурыч итеп куймыйбыз. Безнең максат – заманча технологияләр һәм коммуникация системалары аша пассажир ташучыларны проектта катнашучылар тарафыннан идарә ителә торган һәм ирекле катнашуга нигезләнгән бердәм системага берләштерү. Ул аларның көндәшлек ягыннан өстенлекләрен активлаштырырга, бизнесның табыш китерүен арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, – дип белдерде А.Галиәхмәтов.