“Здравушка” үзәгендә “Мин яши торган йорт!” дигән бәйрәм уза

Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышлап үткәрелә
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Бүген “Здравушка” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Мин яши торган йорт!” дигән бәйрәм уза, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат үзәге.
Социаль учреждениегә шефлык итүче “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге исеменнән үзәктә тәрбияләнүчеләрне партиянең төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Виктор Бударин котлаячак. Бәйрәм чарасында шулай ук дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша.
Хәзерге вакытта “Зравушка” үзәгендә 45 бала тернәкләндерү уза. Шуларның җидесе быел мәктәпкә барачак.