Туфан Миңнуллин:“Киләчәктә дә татар язучыларының исемнәре урамнарга кушылыр дип уйлыйм”

Иң мөһиме – татар язучысының статусы, дип саный Т.Миңнуллин
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанның “Кояшлы шәһәр” микрорайонында Татарстанның халык язучысы, ТР Фәннәр академиясенең хөрмәтле академигы, Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый исмендәге дәүләт премияләре лауреаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе Гариф (Гарифҗан) Ахунҗан улы Ахунов исемендәге урам ачылу тантанасында драматург, депутат, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин да чыгыш ясады.
“Мөхтәрәм, җәмәгать. Бүгенге көн чыннан да язучылар өчен бәйрәм көн. Без әле бәлки аның кадерен белеп бетермибездер”, - дип башлап җибәрде ул сүзен. “Монда басып торган кешеләр арасында Гариф абый белән яшәп, иҗат иткән кешеләр бик күп. Бу – әле яңа исем. Киләчәктә дә татар язучыларының исемнәре урамнарга кушылыр дип уйлыйм. Биредә яшәүчеләрнең татар әдәбиятының зур язучысы Гариф Ахунов әсәрләрен үзенең туган телендә укучылар булуын телим. “Кто такой Гариф Ахунов?” – дип узып китүчеләр булмасын иде. Һәр язучы үзе үлгәннән соң әсәрләренең яшәвен тели”, - диде Т.Миңнуллин.
Туфан Миңнуллин Гариф Ахуновның депутат эшчәнлегенә тукталып, аның ике чакырылыш дәвамында Советлар Союзының Югары Советы депутаты булып торуын әйтеп үтте. “Ул ихтирам ителә торган депутат иде. Иң мөһиме – татар язучысының статусы. Аның ил депутаты дәрәҗәсенә ирешүе”, - диде Т.Миңнуллин.
Аның сүзләренчә, бүгенге ТР Дәүләт Советында да язучы депутатлар бар. “Бу республикада язучыларның абруе булуын күрсәтә”, - дип белдерде драматург.
Ул Казанда бик күп урамнарның язучылар исемнәрен йөртүен ассызыклап үтеп, Гариф Ахунов исемендәге урамның соңгысы булмавын, алга таба башкала урамнарына әдипләр исемнәре кушылачагына өмет белдерде.