news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Тәлгать Абдуллин социаль ипотека программасына бәйле яңа планнар белән уртаклашты
Социаль ипотека программасы буенча предприятие вәкилләре өчен беренчел взнос күләме 20 процентка кадәр киметелә
Скопировать ссылку
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә, ТР Президенты каршындагы “Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешманың Попечительләр советы утырышы узганнан соң, фондның башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин журналистларга киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләр хакында шәрехләп узды.
Аның әйтүенчә, утырышта шактый җитди мәсьәләләр күтәрелгән. “Быел социаль ипотека программасы нигезендә, торак тапшыру буенча планлаштырылган күрсәткечләрдән тайпылмыйча, халыкны 11 мең фатир белән тәэмин итәчәкбез. Аларның 9 мең 262се – шәһәрләрдә, калганы авыл җирлегендә куллануга биреләчәк. 2009 елда - 850 мең квадрат метр, 2010 һәм 2011 елларда 1 әр миллион квадрат метр мәйданда торакны куллануга тапшыру фаразлана. Бүгенге көндә 31 мең кеше социаль ипотека программасында катнашырга теләк белдереп гариза биргән”, - дип билгеләп узды Тәлгать Абдуллин.
Дәүләт торак фонды башкаручы директоры сүзләреннән аңлашылганча, утырышта фондның финанс буенча уставына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралган. Элек ул 16, 495 миллиард сумны тәшкил иткән булса, хәзер 17 миллиард 240 миллион сумга кадәр арткан. Социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен килешү төзегән гражданнарның көтү вакыты өч елдан да артмас дип көтелә. “Учетка басу тәртибе һәм беренчел взнос күләмнәрендә үзгәрешләр юк. Әмма предприятие хезмәткәрләре өчен беренчел взнос күләме торак бәясенең 30 процентыннан 20 процентка кадәр киметелә. Алар өчен фатирга квоталар да арта”, - дип белдерде Тәлгать Абдуллин.
Утырышта гражданнарга фатир бирү кагыйдәләре дә расланган. Бюджет вәкилләре өчен, 50 процент торак чиратта тору вакыты буенча, 50 проценты – балл системасы буенча тапшырылачак. Зур үсеш алган предприятиеләргә килгәндә, “Северсталь-авто” оешмасы өчен Алабугада – 200 фатир, “КАМАЗ” җәмгыяте өчен – 200 һәм Түбән Камада Нефть эшкәртү заводы төзүчеләре өчен 246 фатир бүленеп биреләчәк.
Быел фондның Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә, Буа, Арча, Чистай районнарында җиде вәкиллеге дә эшкә керешәчәк. “Аларда төзелеш буенча күзәтчелек гамәлгә ашырылачак”, - ди Тәлгать Абдуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot