news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанда тимер юл һәлакәте корбаннарын искә алалар
Бүген Башкортстанда матәм һәм хәтер чаралары башланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Уфа, 4 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Башкортстанда матәм һәм хәтер чаралары башланды.
Илнең төрле тарафларыннан килгән кешеләр 1989 елда Башкортстанда һәлак булган туганнарын искә ала.
21 ел элек, 4 июньгә каршы төндә, Башкортстанның Иглин районы биләмәләрендә, Олы-Теләк авылы янында тимер юл фаҗигасе булган иде. Шул тирәдә, газ торбаүткәргече тишелү сәбәпле, һавага таралган газ шартлаудан, кара-каршы килүче ике поезд һәлакәткә дучар булды. Нәтиҗәдә, 580гә якын кешенең гомере өзелде.
Башкортстан тарихында гына түгел, ә бар ил тормышында моңарчы күрелмәгән зур каза шулай итеп йөзләрчә гаиләгә кара кайгы алып килде. Шушы куркыныч һәлакәт корбаннарын искә алу өчен, Россия төбәкләреннән һәм кайбер якын чит илләрдән Уфага күп кенә гаиләләр килде.
Иртәнге якта, Уфа шәһәре тимер юл вокзалыннан, Олы Теләк станциясенә таба, һәр елдагыча, “Хәтер” поезды кузгалды. Бүген Иглин районы үзәгендә һәм Олы-Теләк авылында фаҗига корбаннарын искә алуга багышланган төрле чаралар оештырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot