Бүген “Кояшлы шәһәр” микрорайонында язучы Гариф Ахунов урамы ачылды

Гариф Ахунов исемендәге урамны ачу язучының исемен мәңгеләштерү юлында бер адым, дип саный ТР Премьер-министры урынбасары, Мәдәният министры Зилә Вәлиева
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанның “Кояшлы шәһәр” микрорайонында Татарстанның халык язучысы, ТР Фәннәр академиясенең хөрмәтле академигы, Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый исмендәге дәүләт премияләре лауреаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе Гариф (Гарифҗан) Ахунҗан улы Ахунов исемендәге урам ачылды. Әлеге урамга татар классигының исеме 2007 елның сентябрь аенда ук ТР Министрлар Кабинеты һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты карары белән бирелгән иде. Торак комплексындагы бу урамны Гариф Ахунов исеме белән атау инициативасын Татарстан Язучылар берлеге һәм язучының гаиләсе белдергән.
Бүген Гариф Ахунов исемендәге урам ачылу уңаеннан, “Кояшлы шәһәр” микрорайонында тантаналы чара оештырылган иде. Бу чарага хәтта Гариф Ахуновның “Хәзинә” романы буенча төшерелгән шул исемдәге нәфис фильмда төп рольләрнең берсен уйнаган РСФСРның атказанган артисты, РФнең халык артисты Александр Филиппенко килде.
ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан шәһәре башлыгы урынбасары Людмила Андреева, ТР Язучылары берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, “Кояшлы шәһәр” торак комплексы генераль директоры Павел Кострикин, ТР Дәүләт Советы депутаты, талантлы драматург һәм язучы Туфан Миңнуллин, Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров һәм башкалар язучы турында истәлекләре белән уртаклашты.
Бүгенге көн Гариф Ахунов исемендәге урамны ачу белән генә истәлекле түгел. Моннан сигез ел элек – 2000 елда 75 яшендә татар классигына әйләнгән шәхес вафат була. Шуңа күрә бүгенге көн аны искә алу белән дә тарихка уелып калыр.
Зилә Вәлиева бүген тантанада чыгыш ясап, Гариф Ахунов исемендәге урамны ачуның язучының исемен мәңгеләштерү юлында бер адым булуын билгеләп үтте. “Төзүчеләрнең әле тагын мондый проектлары булырдыр. Алар үз эшләрен шушындый игелекле гамәлләрдән башлап җибәрделәр. Алар бик яхшы торак кына төзеп калмый, сәнгать әһелләренең исемнәрен мәңгеләштерүгә үзләреннән сизелерлек өлеш кертә”, - диде ул. “Иң мөһиме шул: Гариф Ахуновның исеме өр-яңага урамга кушыла. Аның исемен йөрткән урамда яшәүчеләрнең тормышы бәхетле, уңышлы булсын”, - дигән теләк теләде З.Вәлиева. Һәм Гариф Ахунов исемендәге урам булдыру идеясе белән чыккан барлык кешеләргә рәхмәтен әйтте. Бу традициянең алга таба да сакланачагына ышанычын белдерде.
Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк: “Кояшлы шәһәр” микрорайонында Гариф Ахунов урамыннан тыш, танылган татар архитекторы Мидхәт Булатов һәм танылган рәссам Бакый Урманче исемендәге урамнар да булачак дип көтелә.