Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Милли музейда Бөек Ватан сугышында кулланылган ату коралларын карап була
Экспозициядә Татарстан Милли музее фондында саклана торган Кызыл армия, вермахт, союз гаскәрләренең ату кораллары, фотографияләр, рәсемнәр һәм агитация плакатлары тәкъдим ителә.
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). 4 майда Татарстан Милли музееның 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы мемориалында Бөек Ватан сугышы коралларына багышланган «Барысы да Җиңү өчен» дип аталган күргәзмә ачыла. Күргәзмә Җиңүнең 76 еллыгына багышланган. Биредә сирәк очрый торган ату кораллары да куела.
Мәсәлән, ШКАС — 1930 елда җитештерелгән тиз ата торган синхрон авиацион беренче совет пулеметы; 1934 елгы Дегтяров пистолет пулеметы; Аймо Лахти — Suomi KP/-31 системалы фин пистолет пулеметы тәкъдим ителә, диелә музей хәбәрендә.
Экспозициядә Татарстан Милли музее фондында саклана торган Кызыл армия, вермахт, союз гаскәрләренең ату кораллары, фотографияләр, рәсемнәр һәм агитация плакатлары куела.
«Барысы да Җиңү өчен» күргәзмәсе «Легион» Хәрби-патриот отряды һәм Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырылган.
Күргәзмә 3 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Музейга керү билетлар буенча, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз