news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан зиратларында өмәләр башланды

Әлеге чараларда республика хөкүмәте әгъзалары да катнаша.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Бүгеннән Башкортстан зиратларында өмәләр башланды. Бу хакта үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте дип яза «Башинформ».

«Бер ел элек республикада Искә алу көне уздыру традициясе барлыкка килде», — дип язган ул.

Һава торышына бәйле рәвештә, быел барлык муниципалитетлардагы зиратларда өмәләр 3-8 майда уздырыла. Зират өмәләрендә республика хөкүмәте әгъзалары да катнаша. Каберлекләр тәртипкә китереләчәк, корыган агачлар һәм ботаклар киселәчәк, чардуганнар, капкалар буялачак, чүп-чар түгеләчәк.

Ветераннарның, Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең, аларның тол хатыннарының, тыл хезмәтчәннәренең, Кораллы Көчләр ветераннарының каберләрен тәртипкә китерүгә аерым игътибар биреләчәк, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot