news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтешнең Түбән Тархан авылында 92 яшьлек әби намазлыклар бәйләп үрә

Ире, сугыш ветераны Нурислам абый белән матур гына яшәп, биш бала тәрбияләп үстергәннәр.

Тәтешнең Түбән Тархан авылында 92 яшьлек әби намазлыклар бәйләп үрә
Миңзифа Галиуллова

(Тәтеш, 4 май, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары», Сиринә Сәйфетдинова). Тәтеш районының Түбән Тарханда гомер кичерүче тыл ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Саҗидә әби Абдрахманова күз явын алырлык итеп төрле әйберләр бәйли һәм үрә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Авылыбызда 92 яшьлек әби намазлыклар, диван җәймәләре, урындык өслекләре бәйләп үрә. Өендә алар бик тә күп инде, керсәң, бөтен өй эче аллы-гөлле булып балкып тора», — ди Түбән Тархан клубы мөдире Миңзифа Галиуллова.

«Гомер буе эшләп яшәгәнлектән, кулым хезмәттән башка тора алмый. Тавык-чебешләр дә асрамагач, көн буе нишләп кенә бетәргә кирәк. Җепне читтә яшәүче балалар алып кайтып торалар», ди Саҗидә әби.

Ире, сугыш ветераны Нурислам абый белән матур гына яшәп, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер ире һәм бер кызы вафат.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100