Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлкинең Иске Алпар авылында яшәүчеләр күп балалы гаиләгә кәрәзле телефон бүләк иткән
Аз керемле бу гаиләдә ике бала мәктәптә белем ала.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Әлки, 4 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы Иске Алпар авылында аз керемле гаиләдәге балаларга мобиль телефон алып бирделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Авылдашлары күп балалы Демидовлар гаиләсе балаларына кәрәзле телефон бүләк иткән.
Аз керемле бу гаиләдә ике бала мәктәптә белем ала. Дистанцион уку өчен аларга гаджет кирәк була. Гаиләнең хәленә кереп, алпарлылар балаларга заманча кесә телефоны алып биргәннәр.
«Әлеге эшкә финанс ярдәме күрсәткән авылдашларның барысына да рәхмәт. Изге Рамазан аенда эшләгән бу игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын», — ди Алпар җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз