news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә җәмәгать эшлеклеләре полиция хезмәткәрләренә битлек тапшырды

Алар шулай ук балаларга бирелә торган сөт ризыкларын таратуда катнашты.

Бөгелмәдә җәмәгать эшлеклеләре полиция хезмәткәрләренә битлек тапшырды
«Бугульминская газета»

 (Казан, 3 май, «Татар-информ»). Иҗтимагый совет вәкилләре Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Бөгелмә районы буенча бүлек полиция хезмәткәрләре постларында булды. Алар Бөгелмәгә керү һәм чыгу урыннарында тәүлек буе хезмәт итә. Бу хакта «Бугульминская газета» яза.

Тикшерү барышында җәмәгатьчелек вәкилләре полиция хезмәткәрләренең гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәвен контрольдә тотты, шулай ук йөртүчеләр белән әңгәмәләр үткәрделәр, аларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм үзизоляция режимын үтәргә өндәде.

Тикшерү тәмамлангач, иҗтимагый совет әгъзалары полиция хезмәткәрләренә 130 саклану битлеге тапшырганнар.

Алар шулай ук сөт ризыкларын китерүдә катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot