Татарстанның әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләренә Сочи Олимпиадасын яктырткан өчен истәлекле бүләкләр тапшырдылар

Барлыгы 18 истәлекле медаль тапшырыла

  (Казан, 4 май, «Татар-информ»). Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында "2014 елда Сочида XXII Олимпия кышкы уеннары һәм XI Паралимпия кышкы уеннары" истәлекле медальләрен тапшырдылар. Татарстанның әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре һәм журналистлары Сочида Уеннарга әзерлеккә һәм үткәрүгә сизелерлек өлеш керткән өчен бүләкләнде.

Республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов Россия Президенты Владимир Путин имзалаган дипломнарны һәм медальләрне тапшырды. "Һәрберегездә бу бүләк соңгысы түгелдер дип ышанам. Зур эш башкаруыгыз өчен рәхмәт", - диде Айрат Зарипов.

Бүген истәлекле медальләр 9 кешегә тапшырылды. Алар арасында "ТНВ" ТРК генераль директоры Илшат Әминов, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының элеккеге генераль директоры, хәзер КФУ ның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский, БДТРК ФДУП филиалы «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов, "ТНВ" ТРК генераль директорының хәбәрләр тапшырулары буенча урынбасары Мәдинә Тимерҗанова, "Татар-информ" агентлыгы генераль директоры урынбасары - рус телендәге хәбәрләр хезмәте баш мөхәррире Ләйсән Абдуллина, агентлык хәбәрчесе Алсу Сафина һ.б. бар иде.

Республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренә һәм журналистларына 18 истәлекле медаль һәм дипломнар тапшырыла.

Айрат Зарипов шулай ук "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының элеккеге генераль директоры Леонид Толчинскийга рәхмәт белдерде. "Сезне профессионал, җаваплы кеше буларак беләм. Бергә эшләгән еллар өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Хәзер без башка сыйфатта хезмәттәшлек итәчәкбез", - дип билгеләп үтте Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе. Ул республика ММЧ җитәкчеләрен Л.Толчинскийга яңа урында булышырга өндәде. "Безнең тармакка нинди кешеләр килүе аңа бәйле булачак. Һәрберебез үз өлешен кертергә, лекция укырга яки семинар үткәрергә тиеш дип саныйм", - диде А.Зарипов.