news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында кризиска каршы план үтәлеше тикшерелде
Планда төп урынны дәүләт милкен һәм җир ресурсларын реализацияләүдән казнага килүче финансларны контрольдә тоту алып тора
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев рәислегендә узган киңәшмәдә үткән 4 айда кризиска каршы чаралар планының үтәлеше тикшерелгән. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министрлык карары белән март аенда расланган әлеге документ 2009 ел дәвамында гамәлгә ашырылачак 22 төп чараны эченә ала. Кризиска каршы чаралар планында төп урынны дәүләт милкен һәм җир ресурсларын реализацияләүдән казнага финанслар алыну фаразларының үтәлешен контрольдә тоту алып тора. Узган 4 ай эчендә дәүләт милкен реализацияләүдән республика казнасына 4,93 млн. сум (планлаштырылганның 56 проценты), җир участокларын сатудан -3,88 млн. сум (73 процент), мөлкәт арендалаудан – 20,56 млн. сум (план 9 процентка арттырып үтәлгән), җир арендалаудан -3,81 млн. сум (план биременең 93,4 проценты), дивидентлардан -300 мең сум алынган.
Кризиска каршы чаралар планында мөһим бүлекләрнең берсе - дәүләт унитар предприятиеләренең һәм устав капиталында 50 проценттан артык дәүләт өлеше булган акционерлык җәмгыятьләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген күзәтү. 1 майга булган мәгълүматларга караганда, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 2008 ел өчен 82 баланс (планлаштырылган дәрәҗәдә) алынган. Бу предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы җентекле мәгълүмат 6 майга әзер булачак.
Корпоратив идарәнең нәтиҗәлелеген күтәрү чараларына килгәндә, дәүләт вәкилләре белән эшләү буенча ведомствоара комиссия карары нигезендә, 2010-2011 елларга хуҗалык җәмгыятьләре һәм ширкәтләренең идарә, контроль органнарына кандидатуралар формалаштырылачак. Бүгенге киңәшмәдә шулай ук 31 акционерлык җәмгыятенә 29 бәйсез директор кандидатурасы тәкъдим ителгән. Алар акционерларның еллык җыелышларында сайланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot