news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа кушымта министрлыклар белән татарстанлылар арасында туры элемтә булдырачак

«Локоло» сервисы ярдәмендә гражданнар хакимият һәм җирле бизнес вәкилләре белән турыдан-туры аралаша алачак.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Диләрә Галиева). «Локоло» дип аталган яңа кушымта татарстанлылар белән министрлык, ведомство һәм идарәче компания вәкилләре арасында турыдан-туры элемтәне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк.

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә технологияләре министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, алар сервиста үзләренең шәхси сәхифәләрен булдыра һәм шунда актуаль мәгълүмат белән уртаклаша алачак.

«Локоло» үзенә күрә бердәм цифрлы ишегалдына әвереләчәк, күршеләр белән дус һәм тату яшәү атмосферасын кире кайтарырга ярдәм итәчәк. Әлеге кушымтада гражданнар, локаль бизнес һәм дәүләт вәкилләре турыдан-туры аралашу белән бергә, ишегалды территорияләрен тәртипкә китерүдә реаль мәсьәләләрне дә хәл итә алачак», — дип белдерделәр министрлыкта.

Моннан тыш, «Локоло» кушымтасы ярдәмендә җирле эшкуарлар үз товарларын һәм хезмәтләрен дә тәкъдим итә алачак. Яңа сервис аларга клиентлар белән кире элемтә булдырырга, шулай ук үз тәкъдимнәрен һәм акцияләрне турыдан-туры әлеге кушымтада гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Кушымтаны маркетплейсларда йөкләп алып була инде. Ул 2021 ел дәвамында тулы куәтенә эшләп китәр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100