news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мошенниклар россиялеләрне алдауның яңа схемасын куллана башлаган

Әлеге универсаль схема кредит оешмаларының онлайн-банкына ачкыч табу өчен кулланыла.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Мошенниклар, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып, россиялеләргә югары процентлар белән кертемнәр рәсмиләштерергә тәкъдим итә башлаган. Кызыксынган кешеләргә ялган онлайн-банк сәхифәсенә сылтама җибәрәләр, анда исә логин һәм пароль кертергә кирәк.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге универсаль схема кредит оешмаларының онлайн-банкына ачкыч табу өчен кулланыла. Шул ук вакытта, мошенниклар үз корбаннарына шалтырата да, аларның электрон почтасына хатлар да җибәрә ала.

«Мошенниклар, янәсе, сайтта булмаган акция үткәрелүе хакында хәбәр җиткерә һәм югары процент белән кертем рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Шуннан соң алар аутентификациянең ялган сәхифәсенә сылтама җибәрә, анда исә онлайн-банк логинын һәм паролен кертергә кирәк», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100